Башкортстанда «Бердәм Русия» волонтерлары өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне поликлиникага илтүдә ярдәм күрсәтә.
Коронавирустан прививка ясатырга теләп тә вакциналауга бару физик яктан катлаулылык тудырган кешеләргә ярдәмгә активистлар киләчәк. Автоволонтерлар өлкәннәрне илтеп куя һәм бары тик медиклар кулына гына тапшыра, ә процедурадан соң өйләренә озаталар.
Бүген Уфада ирле-хатынлы Спиридоновлар волонтерлардан ярдәм сораган. Алексей Васильевичка быел 84 яшь тула, ә хатыны Тамара Андреевна бер айдан 82нче туган көнен каршылаячак. Гомер буе кулга-кул тотынышып яшәгән кешеләр прививка ясатырга да бергә барырга булган. Волонтерлар Гөлфия Рамазанова һәм Әнвәр Рәхмәтуллин өлкән яшьтәге парны вакциналауга алып барды.
«Үзебезгә дә авырмас, башкаларга да йоктырмас өчен без прививка ясатырга булдык. Препаратны керткәч, бөтенләй берни дә тоймадым", — ди Алексей Спиридонов. Тамара Андреевна әйтүенчә, волонтерлар ярты ел инде аңа ярдәм итә — өенә дарулар алып килә, шуңа күрә дәваханәгә дә озатуларын белгәч, шунда ук ризалашкан.
«Бердәм Русия»нең» «Безнең хәстәрлек" проекты волонтерлары инде ел дәвамында кешеләргә ярдәм кулы суза. Колл-үзәкнең бушлай номеры буенча эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе