Татлыдан да татлы ни татлы? Билгеле инде, йокы. Тик, ни кызганыч, күпләребезнең йокысы даими рәвештә туймый. Ә бит йокының кеше сәламәтлеге өчен файдасы бик зур.
Ярый ла ул йокы туймауның сәбәбе иртән иртә тору гына булса! Бүген бик күпләр табибка йокысызлык проблемасы белән мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан берничә гади генә киңәшне истә тоту мөһим.
Төнлә яхшы йоклар өчен режим буенча яшәргә кирәк.
Ягъни көн саен бер үк вакытта ятарга, бер үк вакытта торырга, хәтта ял көннәрендә.
Йокы вакытын кыскарту.
Әйе, әйе. Йокы - шәп нәрсә, ләкин йокысызлыктан интегүчеләр өчен түгел. Караватта ятуыгызны азайтсагыз, йокыгыз тирәнрәк, сыйфатлырак булыр.
Үз-үзеңне йокларга мәҗбүр итәргә тырышырга ярамый!
Йоклап китәргә тырышып, төне буе боргаланып ятканчы, тыныч кына башка төрле ял итегез: үзегезгә ошаган тапшырулар карагыз, китап укыгыз, яки музыка тыңлагыз.
Йокысызлыктан курыкмагыз.
Күпләр йокларга ятканда йоклап китә алмаудан куркып ята. Мөһим вакыйгалар алдыннан йокысызлык бигрәк тә куркыта. Ә чынында йокысыз үткән бер төннең ниндидер мәсьәләләр, сөйләшүләр, лекция һәм имтиханнарга йогынтысы булмый диярлек.
Проблемаларны йокларга ятканда хәл итәргә тырышмагыз.
Йокларга ятарга бер-ике сәгать кала “борчылу вакыты” оештырыгыз. Шул вакытта борчыган барлык мәсьәләләрегезне уйлап, хәл итеп бетерегез дә онытыгыз. Һичьюгы иртәгәгә кадәр.
Даими физик күнегүләр эшләгез.
Стресска каршы иң яхшы чара ул. Моның өчен иң яхшы вакыт – кичке сәгать биштән сигезгә кадәр. Атнасына өч-дүрт тапкыр 30-60 минут шулай шөгыльләнеп алыгыз. Ләкин йокларга ятарга туксан минут кала күнегүләрне туктатырга кирәк.
Каты чәй, каһвә эчүне азайтыгыз.
Алардагы кофеинның йогынтысының иң көчле чагы 2-4 сәгатьтән соң күзәтелә. Шуңа күрә йокларга ятарга 6-8 сәгать кала чәй һәм каһвә кулланмау хәерле.
Азрак тәмәке тартыгыз, ә иң яхшысы – тартуны ташлагыз.
Йокыгыз яхшырып киткәнен тоярсыз. Йокларга ятканчы ике сәгать кала тарту тыела.
Ач килеш, яки күп ашап йокларга ятарга ярамый.
Йокларга ятарга ике-өч сәгать кала ашаудан туктагыз. Кичке ашка эчне күптерә торган азыклар кулланмаска тырышыгыз (чикләвек, кузаклылар, чи яшелчәләр). Бөтенләй ач килеш яту да начар. Банан яисә алма булса да ашап куегыз.
Йокларга ятуны ритуалга әйләндерсәгез дә була.
Юынып алыгыз яисә ваннада ятыгыз. Я булмаса, тынычландыра торган музыка тыңлагыз. Бу гадәткә кереп китәргә тиеш.