Шулай итеп, республикада рәсми теркәлгән ковид корбаннары 430га җитте.
Барлыгы Башкортстанда 34 691 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы расланды. Соңгы 24 сәгатьтә бу исемлеккә янә 99 кеше өстәлде.
Бер тәүлектә 236 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 31931.
Республикада коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәктә 136 980 кеше вакцинаның ике компонентын да ясаткан.