Башкорт опера һәм балет театры хоры артистлары COVID-19дан прививка ясатты.
Бүген Башкорт опера һәм балет театрында урнашкан вакциналау мобиль пунктында театр хоры артистлары коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.
«Безнең коллектив зур, һәм бу хәвефсезлек өчен кирәк, - дип билгеләп үтте театрның баш хормейстеры Александр Алексеев. - Өстәвенә, июньдә хор гастрольләргә чыгарга планлаштыра, артистларның сәламәтлеге турында өстәмә кайгыртырга кирәк».
Исегезгә төшерәбез, вакциналауның мобиль пункты Башкорт опера һәм балет театрында 15 марттан эшли. Вакциналау бушлай, алдан язылмыйча гына үткәрелә. Прививка ясатырга теләүчеләрнең үзе белән Русия гражданы паспорты һәм медицина полисы булырга тиеш.
Башкорт опера һәм балет театрында (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 5, үзәк керү урыны) вакциналауның мобиль пункты эш көннәрендә 10нан 19.30 сәгатькә кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 8(347) 273-83-54.
Фото: Башкорт опера һәм балет театры