+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 апрель 2021, 15:40

"Сәламәтлек поезды" юлда

Уфада "Бердәм Русия" партиясе "Сәламәтлек поезды"на 35 суыткыч камерасы тапшырды.

Уфада "Бердәм Русия" партиясе "Сәламәтлек поезды"на 35 суыткыч камерасы тапшырды.
«Бердәм Русия"нең Сәламәтлек поезды» акциясе кысаларында республика халкын вакциналауны тәэмин итү максатында партия тарафыннан вакцина ташу өчен 35 суыткыч сатып алынды.
«Республиканың ерак районнарында вакциналау үткәрү уңайлы булсын өчен без 35 суыту камерасы сатып алдык. «Сәламәтлек поезды» акциясе кысаларында медицина персоналының вакцинаны саклау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шулай ук медицина персоналына, «Сәламәтлек поезды» табибларына «Сәламәт булыйк» логотибы төшерелгән экипировка - жилеткалар, футболкалар һәм кепкалар тапшырылды», - дип билгеләп үтте төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүгенге көндә вакциналау процедурасының бушлай булуын һәм республиканың барлык дәваханәләрендә дә үткәрелүен искәртте. Шулай ук ул барлык халыкны вакцинация үтәргә чакырды.
"Вакцинаны дөрес саклау өчен безгә күчмә, мобиль, суыту җайланмалары рәвешендә махсус җиһазлар җитмәде. Моның өчен «Бердәм Русия»нең төбәк бүлекчәсенә зур рәхмәт. Безнең үтенечкә вакытында җавап бирделәр. Һәм без бүген үк суыткычларны күчмә мобиль пунктлар урнашкан районнарга тапшыра башлаячакбыз», - диде Максим Забелин.
"Бердәм Русия"нең Сәламәтлек поезды» республика гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, җитди авыруларны үз вакытында ачыклауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шулай ук Башкортстанда яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Акция 19 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Сәламәтлек поезды" гражданнарны кабул итү һәм карау, кандагы шикәр дәрәҗәсенә анализлар алу, кан басымын һәм кан сатурациясен үлчәүне үз эченә ала. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча консультацияләр үткәреләчәк һәм сәламәтлек торышын яхшырту буенча белгеч билгеләнәчәк.
Бүгеннән 30 апрельгә кадәр табиблар командасы Архангель районының Благовещенка һәм Валентиновка авылларында гражданнарны кабул итәчәк. Киләсе " Сәламәтлек поезды" 1 майда Кырмыскалы районына киләчәк. Барлык теләүчеләр медицина тикшеренүен уза ала.
Фото: "Бердәм Русия"
Читайте нас