+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 апрель 2021, 15:55

Вакцина ясатучыларга аерым билге биреләчәк

Башкортстанда СOVID-19дан вакциналанган кешеләргә аерым билге булдырылды.

Башкортстанда СOVID-19дан вакциналанган кешеләргә аерым билге булдырылды.
- Бүгенге көннән башлап вакциналанган һәр кешегә истәлекле билге биреләчәк, аның ярдәмендә вакцина алган кешене билгеләргә мөмкин булачак. Бу "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге ярдәме белән мөмкин булды, — диде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Республиканың Оператив штабы кушуы буенча, Сovid-19дан вакциналанган кешеләр санын арттыру максатында, республикада гражданнарга мәгълүмат бирү һәм мотивацияләү буенча төрле чаралар үткәрелә.
Билге Иҗтимагый совет белән берлектә эшләнгән, ул "Мин вакциналанган" дигән сүзләр белән милли флаг төсләрендә ясалган. Әлеге значок вакцинаның ике компонентын да кадаткан кешегә биреләчәк.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас