+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 апрель 2021, 09:07

Вакцина ясатучыны әллә каян танып булачак

Республикабызда коронавируска каршы вакцина ясатучыларга махсус значок бирелә башлаячак.

Республикабызда коронавируска каршы вакцина ясатучыларга махсус значок бирелә башлаячак.

Республикабызның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, бүгенгә Башкортстанга 295 832 доза вакцина кайтарылган. Аның беренче компоненты белән 240 218 кеше иммунлаштырылган, ике компонентын да 144 282 кеше ясаткан. Шушы көннәрдә коронавируска каршы вакцинаның яңа партиясе кайту көтелә.

Башкортстанда коронавируска каршы вакцина кадату өчен 155 пункт булдырылган, аларның саны тагын да арттырылачак. Май бәйрәмнәрендә прививканы җәмәгать урыннарында ясату буенча эш дәвам итәчәк.

Министр әйтүенчә, бүгеннән башлап коронавируска каршы вакцина ясаткан һәр кешегә махсус билге тапшырылачак, аның буенча иммунлаштыруда катнашучыны әллә каян танып булачак. Бу тәкъдим белән "Бердәм Русия" партиясе чыккан.

Фото: sfedu.ru
Читайте нас