1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне, 13 май — Ураза бәйрәме уңаеннан республиканың медицина оешмалары махсус график буенча эшләячәк.
Бәйрәм көннәрендә, 1-10, 13 майда халыкка вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү оештырылачак.
Амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары түбәндәге режимда эшләячәк:
- 2021 елның 30 апрелендә — бер сәгатькә кыскартылган эш көне;
- 2021 елның 1 мае — бәйрәм көне — 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
- 2021 елның 2 мае — якшәмбе — 08:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр өлкәннәрне COVID-19 инфекциясенә каршы вакциналау;
- 2021 елның 3 маенда шимбә графигы буенча — 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
- 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр — эш көне графигы буенча;
- 2021 елның 8 маенда — шимбә графигы буенча - 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
- 2021 елның 9 мае — бәйрәм көне 08:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр өлкәннәрне COVID-19 инфекциясенә каршы вакциналау;
- 2021 елның 10 маенда — шимбә графигы буенча 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
- 2021 елның 12 маенда 1 сәгатькә кыскартылган эш көне;
- 2021 елның 13 мае - бәйрәм көне — 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
1-10 май көннәрендә график нигезендә пациентларны планлы госпитальләштерү оештырылачак. Шулай ук бу чорда республика халкы COVID-19 инфекциясеннән иммунлаштыру уза алачак.
Стационар шартларда медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары тәүлек буе эшләячәк.
Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында белгечләрнең эше тиешле маршрутлар буенча эш графигы нигезендә оештырылачак.