Флариса Зөбәйдуллина Салават районының Иделбай авылында туып-үсә. 4нче сыйныфтан соң ул укуын Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге гимназиядә дәвам итә. Ә аннан соң — медицина институты. Республикабыз башкаласының 13нче шәһәр дәваханәсендә интернатура үткәч, ул хезмәт юлын ашыгыч ярдәм хезмәтендә башлый. 2002 елга кадәр чакыруларга чыгучы табиб булса, хәзер инде менә 19 ел кардиолог булып эшли. Ә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләвенә быел көз 40 ел тула!
— Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу булырга тиеш дип өйрәттеләр безне, шулай тәрбияләделәр, — ди ул, елмаеп. — Әлбәттә, поликлиникага да, стационарга эшләргә дә күп тапкыр чакырдылар, ләкин мин ашыгыч ярдәм хезмәтен яратам.
Әлбәттә, тәҗрибәле табиб 40 ел эчендә ниләр генә күрмәгән дә ниләр генә кичермәгән. Күпме кешегә ярдәм күрсәтелгән, гомерләр коткарылган, тәҗрибә тупланган...
Флариса Борисовнадан ашыгыч ярдәм хезмәтендә бу еллар эчендә нинди үзгәрешләр булуы хакында сорашам.
— Хәзер ярдәм күрсәтү уңайлырак. Барлык җиһазлар, кирәкле җайланмалар бар, машиналар уңайлы, — ди ул. — Ә элек... Иске “УАЗ”да кечкенә бер чемодан белән йөри идек...
Табиб әйтүенчә, соңгы елларда кешеләр ашыгыч ярдәмне күп чакыра. Ә элек бик җитди очракларда гына бу хезмәткә мөрәҗәгать иткәннәр. Әлбәттә, моңа пандемия дә йогынты ясамый калмаган. Поликлиникадагы табибка эләгә алмаганнар да ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итә.
Пандемия, дигәннән. Әлбәттә, Флариса Зөбәйдуллина бригадасына да күп тапкырлар махсус костюмнарда ковидлы авырулар янына барырга, кемнәрнедер госпитальләргә дә илтергә туры килгән. Ә болай, табиб әйтүенчә, пандемия аларның эшенә зур үзгәрешләр кертмәгән.
Гадәттә, Флариса Борисовна эшләгән бригаданы иң авыр очракларга чакыралар — инфаркт, инсульт, юл һәлакәтләре. Тиз генә карарлар кабул итәргә, реанимация ясарга, күпләрне якты дөньяга кайтарырга туры килә кардиологка. Ни өчен ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүне яратуын да ул шулай аңлата.
— Ярдәмеңнең сизелерлек нәтиҗәсен кыска вакыт эчендә күрү зур канәгатьлек тойгысы бирә, — ди ул. —Мәсәлән, тын ала алмаган, бронхиаль астма белән авыручы кешегә килеп бер укол ясасаң, ул сулыш алып җибәрә, яңадан яши башлый... Мондый очраклар күп. Кешене терелтеп чыгып китү ошый. Шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче табиб барысын да үзе хәл итә, диагноз куя, дәвалау билгели. Ә стационарда авыр очракларда берничә табиб киңәшләшеп эшли.
— Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләргә теләүче яшьләргә ниләр әйтер идегез?
— Табиб хезмәт юлын ашыгыч ярдәм хезмәтеннән башласа хәерле. Ул күп нәрсәгә өйрәтә, тәҗрибә бирә. Кешеләр белән дөрес аралаша белә башлыйсың, остарасың. Уколлар ясаудан куркып тормыйсың, тизлеккә өйрәнәсең.
Яшьләр, дигәннән. Флариса Борисовна үзе дә күп яшьләргә остаз булырга өлгергән инде. Бүген аның белән бергә яңа гына медицина колледжын тәмамлаган Карина Муллагәрәева эшли. Кыз өлкән хезмәттәшен җылылык белән телгә ала, рәхмәтле аңа. Табиб та яшь хезмәттәшеннән канәгать.
Флариса Борисовна үзе дә яшьләрдән һич калышмый, гел елмаеп тора, ачык күңелле, энергияле. Ә бит 40 ел медицинада эшләгән ханымнан ничек шундый яшь, матур күренә алуының сере хакында сорашабыз.
— Менә ашыгыч ярдәм хезмәте безне шундый итеп саклый инде! — ди ул, елмаеп. — Гел хәрәкәттә булу, тик тормау мөһим. Кайвакыт чакыруларга барып, урыннан кузгала алмый яткан яшьтәшләрем белән сөйләшергә туры килә. Буыннар авыртуга зарланалар. Мин аларга күп хәрәкәт итәргә, ятмаска киңәш итәм. Хәрәкәттә бәрәкәт бит.
Минемчә, күп еллар эшләгән табибә ханымның яшь күренү сере ачык күңеле, оптимист булуында да. Үзе һич тиктормас ул. Өлкән яшькә җитүенә карамастан, Уфадагы фатирын, бакчасын сатып, Михайловкада коттедж салдыру эшенә тотынган. Моны җирне, бакча эшен яратуы белән дә аңлата ул. Ә бит алда — хаклы ял.
Барлык гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган тәҗрибәле белгечтән киңәшләр дә сорыйбыз.
— Һәркем үз сәламәтлеген кайгыртып яшәргә, сәламәтлеген хәстәрләргә тиеш. Хәзер заман да шундый. Шунысын да онытмаска кирәк: сәламәтлекне кайгырту дару эчүгә генә кайтып калмаска тиеш. Рухи халәттән дә күп нәрсә тора. Кешеләр белән аралашып, дуслар, туганнар белән гөрләшеп яшәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, үзебезнең табигать байлыгыннан файдаланырга. Безнең якта үскән үләннәр дә бик шифалы бит, — ди ул.
Әйтергә кирәк, табибә үзе — бик аралашучан кеше, дуслары да бихисап. Хәтта бергә мәктәптә укыган сыйныфташлары белән дә гомер буе аралашып яши. Улы Азат та, кызы Аделита да, югары белем алып, тормышта лаеклы урыннарын тапкан, әнкәләрен матур уңышлары белән сөендереп торалар. Аделита әнисе юлын сайлаган — табибә.
Күп еллар намуслы эшләгән Флариса Зөбәйдуллина 1998 елда Башкортстан Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, 2006 елда аңа “Башкортстанның атказанган табибы” исеме бирелгән.
Бүген ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Бу уңайдан язмабыз героена, бу соклангыч һөнәр ияләренең һәммәсенә дә уңышлар телик!