Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 35180гә җитте. Соңгы 24 сәгатьтә инфекция янә 99 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 165 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 25е авыр хәлдә, өч кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Инфекцияне чагыштырмача җиңел кичерүче1816 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 106 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 32757.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан өзелгән гомерләр һаман теркәлә бара. Соңгы тәүлектә инфекция тагын өч якташыбызның гомерен өзгән. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 442гә җитте.
Пневмония очраклары да көн саен ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 116 кешегә куелган. 103 кеше пневмониядән савыккан.