+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 апрель 2021, 11:20

Ковид 444 корбанын алды

Республикада инфекция гомерләрне өзүне дәвам итә...

Республикада инфекция гомерләрне өзүне дәвам итә...
Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 444кә җитте. Соңгы 24 сәгать эчендә вафат булучылар исемлегенә янә ике кеше өстәлде.
Соңгы тәүлектә республикада тагын 98 кешенең ковид йоктыруы расланды. Шулай итеп, Башкортстанда инфекция йоктырган кешеләр саны 35 278гә җитте.
Бер тәүлектә 103 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 32860.
Республикада 157 902 кеше коронавирустан прививка эшләткән.
Фото: ptzgovorit.ru
Читайте нас