+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 апрель 2021, 10:50

Барлык вәгъдәләр, һичшиксез, үтәләчәк!

Республика җитәкчесенең эш сәфәрләре вакытында бирелгән йөкләмәләре ничек үтәлә? Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә бу хакта фикерләре белән уртаклашты.

Республика җитәкчесенең эш сәфәрләре вакытында бирелгән йөкләмәләре ничек үтәлә? Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә бу хакта фикерләре белән уртаклашты.
“Минем эш сәфәрләрем нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге рәсмиләштерелә, алар барысы да контрольдә.
Баймак районының Ярмөхәммәт авылында бүген яңа ФАП ачылды. Аны халык үтенече буенча төзедек, без алар белән Баймак районына бер эш сәфәре вакытында аралаштык. Авылда иске ФАП янган, ә Ярат авылындагысы ерак - 12 километр. Яңа ФАПта Гөлнара Хәҗиәхмәт кызы Ишкуватова эшләячәк, ул - 32 ел стажлы фельдшер. Һәм бу бик яхшы.
2020 елда без Башкортстанда заманча 120 фельдшер-акушерлык пункты һәм табиблык амбулаториясе сафка бастырдык. Быел тагын модульле 65 медицина пункты ачабыз. Планда капиталь ФАПлар да бар. Кешеләргә медицина ярдәмен якынайту өчен барысын да эшлибез. Короновирус сәбәпле, безгә кайбер объектлар төзүне бер елга кичектерергә туры килде. Әмма без барлык вәгъдәләрне, һичшиксез, үтәргә тырышачакбыз”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.
Фото: vk.com/radiyhabirov
Читайте нас