Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 35375кә җитте. Бер тәүлектә инфекция йоктыручылар исемлегенә янә 97 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 183 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 29ы авыр хәлдә, ике кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1788 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 96 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 32956.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы 24 сәгатьтә янә дүрт якташыбыз ковид корбаны булды. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 448гә җитте.
Пневмония очраклары да көн саен ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 126 кешегә куелган, 107 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 926 461 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 832 571 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 6 531. Аларда 6 376 кеше тест үткән.