Галимнәр фикеренчә, коронавирустан адәм балаларын гына түгел, йорт хайваннарын да иммунлаштырырга кирәк. Бу яссылыкта җитди эш алып барылып, безнең илдә хайваннар өчен "Карнивак-Ков" дип аталган вакцина ясалган да инде.
"Россельхознадзор"ның фәнни институты йорт хайваннары өчен тәгаенләнгән вакцинаны чыгара башлаган. Бер айга ул 3 миллион доза күләмендә җитештереләчәк, ди белгечләр. Әлегә йорт хайваннарында яңа коронавирус инфекциясен кисәтүче "Карнивак-Ков" вакцинасы 17 мең доза эшләнгән. Алар илебезнең төрле төбәкләренә озатылачак, сатып алучылары билгеле икән инде.
"Аена 3 миллион доза җитештерәбез дип планлаштырдык, әмма ихтыяҗ булса, без бу күләмне 5 миллион дозага кадәр арттыра алабыз," - ди "Россельхознадзор" белгечләре.
Әлеге вакытта оешма хайваннарны COVID-19дан саклаячак вакцинаны Евросоюзда теркәр өчен документлар әзерли, чөнки "Карнивак-ков"ны бүгеннән үк бик күп чит илләр, мисал өчен, Германия, Греция, Польша, Австрия, Казахстан, Таҗикстан, Малайзия, Таиланд, Корея, Ливан, Иран һәм Аргентина сатып алыр идек, дип белдергән.
Фото: vet-favorit.ru