+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 апрель 2021, 04:35

Коронавирус: вакциналанабыз, катлаулылыкларны җиңәргә өйрәнәбез

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Уфа маршруты буенча эшләүче “Сәламәт­лек поезды” эшен тикшерде. Ул вакытта республика медиклары Архангель районының Благовещен авылында пациентларны кабул итә иде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Уфа маршруты буенча эшләүче “Сәламәт­лек поезды” эшен тикшерде. Ул вакытта республика медиклары Архангель районының Благовещен авылында пациентларны кабул итә иде.
Максим Забелин “Сәламәтлек поезды”нда эшләүчеләр һәм авыл халкы белән аралашты. Барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналанырга чакырды. Авыл халкы, үз чиратында, мондый “Сәламәтлек поездлары”ның ешрак килүен сорады.
Акция уздырыла башлаганнан алып 27 апрельгә кадәр Уфа маршруты буенча 466 кеше тикшерелгән. Социаль әһәмияткә ия авыруга шик булган ике кеше диагнозны ачыклау, дәвалау өчен яңа тикшеренүләргә җибәрелгән һәм контрольгә алынган. Автопоезд маршруты буенча яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналануның беренче этабын 71 кеше узган.
Бер атна эчендә “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында авылларда 6 меңнән артык кеше тикшерелгән.
Акциядә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең диагностика үзәкләре катнаша.
Акция башланганнан бирле 6027 кеше медицина тикшеренүе үткән, социаль әһәмиятле 39 авыру һәм бер миокард инфаркты ачыкланган. Бу кешеләр контрольгә алынган.
Бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.
27 апрельгә “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында 389 кеше вакциналануның беренче этабын тәмамлаган.
Акция үткәрү турында халыкка киңкүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук әлеге зоналарның һәм район медицина оешмаларының административ һәм мәгълүмат ресурсларында алдан хәбәр итү үткәрелә. Табибка язылырга кирәкми, кабул итү “тере чират” тәртибендә алып барыла.
“Сәламәтлек автопоезды” тукталышының һәм урнашуын түбәндәге сылтама буенча белә аласыз: https://health.bashkortostan.ru/activity/27005/
Читайте нас