+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 апрель 2021, 10:44

Ябыгуның да чир билгесе булуы ихтимал

Адәм баласы өчен иң хәвефле күренешләрнең берсе - симерү, ди табиблар. Нәкъ менә артык килограммнары аркасында вакытыннан алда гүргә керүчеләр саны елдан-ел арта. Тик шул ук вакытта ябыгам дип тә сөенергә ярамый, бигрәк тә моның өчен тырышлык куймасагыз.

Сәбәпсез ябыгу - бик куркыныч билге, ди белгечләр. Ул, гадәттә, организмда яман шеш үсә башлавы белән бәйле була. Ябыгам дип чаң сугарга нигез барлыгын каян белергә соң? Моңа табибларның анык җавабы бар.

Әгәр дә сез бернинди сәбәпсез, ягъни диетага утырмыйча, һәрвакыттагыча тукланган килеш, спорт йөкләнешләрен арттырмыйча, ел дәвамында биш килограммга якын авырлыгыгызны югалткансыз икән, бу - бик хәвефле билге. Кичекмәстән табибларга күренү, алар әйткән барлык анализларны тапшыру зарур!

Сәбәпсез ябыгу организмда яман шеш һәм башка начар авырулар тамыр җәюенә ишарәли.

Иң башта табиблар сездә яман шеш барлыгын-юклыгын тикшерәчәк. Калкансыман биз авырулары һәм ревматоидлы артрит та гәүдә авырлыгы кимүгә китерә. Кайбер очракларда йөрәк эшчәнлеге бозылу да ябыгуның сәбәбе була.

Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк!

Фото: zdorovie-vlg.ru
Читайте нас