Статистика мәгълүматларына карасаң,
дөньяда ялгыз, парсыз кешеләр саны елдан-ел арта, ә бу адәм баласының сәламәтлеге өчен бер дә яхшы түгел, ди галимнәр. Ялгызлык бигрәк тә ир-егетләр организмына зур зыян китерә икән.
Берничә илдә берьюлы алып барылган күпьеллык медицина тикшеренүләре шуны күрсәткән: ялгыз яшәү бер кеше өчен дә файдага түгел! Тормыш йөген ялгызы гына тартучылар, парлыларга караганда, төрле авыруларга тизрәк бирешә икән.
Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча шул да ачыкланган: көчле затларыбыз ялгызлыктан, хатын-кызлар белән чагыштырганда, ныграк зыян күрә, аларның сәламәтлеге вакытыннан алда какшый, физик яктан гына түгел, психик яктан да алар тизрәк "туза".
Галимнәр ассызыклавынча, нәкъ менә ялгыз ир-егетләр яман шеш авыруларына күбрәк бирешә. Бу яссылыктагы фәнни-медицина тикшеренүләре инде күптән - 1980 елда ук башланган. Аларда меңләгән кеше катнашкан. Ир-егетләрнең ун проценты күзәтү барышында яман шеш авыруларыннан вафат булган. Шул ук вакытта әлеге үлемечле авыру, нигездә, тол калган, аерылган яисә беркайчан да гаилә кормаган пациентларның гомерен өзгән.
Тикшеренүләр нәтиҗәсендә шуны әйтеп була: ялгызлык, яман гадәтләр (тәмәке тарту, эчкечелек) кебек үк, сәламәтлек өчен бик зыянлы, ди галимнәр.
Менә шулай, дуслар! Тиң ярларыгызның кадерен белеп, сөеп-сөелеп яшәгез!
Фото: ichi.pro