Соңгы тәүлектә инфекция расланганнар исемлегенә янә 99 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 172 кеше дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, 2 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1789 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 105 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы Башкортстанда ковидтан савыгучылар саны — 33061.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә дүрт якташыбыз ковид корбаны булды. Шулай итеп, төбәктә ковид корбаннары саны 452гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлеткә бу диагноз 129 кешегә куелган. 101 кеше пневмониядән савыккан.