+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Covid-19дан вакцина күпме вакыт саклый?

Коронавирустан прививка ясатканнан соң иммунитетның күпме вакыт саклануы билгеле.

Коронавирустан прививка ясаткан кешеләрнең иммунитеты 10-12 ай дәвамында саклана.

«Без бүген үк прививкадан соң иммунитетның шактый озак, 10 айдан бер елга кадәр саклануын һәм иммунитетның шактый тотрыклы булуын күрәбез», — диде «Россия 24» телеканалы эфирында Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова.

Русиядә җитештерелгән вакциналар коронавирусның барлык ачыкланган вариантларына каршы нәтиҗәле, дип өстәде ул.

Вакциналау Русиянең барлык төбәкләрендә алып барыла. Әлеге вакытта Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» һәм «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона», шулай ук М.П.Чумаков исемендәге үзәкнең «КовиВак» препаратлары белән вакцинацияләнергә мөмкин.

Русия Президенты Владимир Путин да коронавирустан вакцинация узды. Ул беренче прививканы - 23 мартта, ә икенчесен 14 апрельдә ясатты.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас