Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 35571кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция расланганнар исемлегенә янә 97 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 173 кеше дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, 2 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1841 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 41 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы Башкортстанда ковидтан савыгучылар саны — 33102.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә өч якташыбыз ковид корбаны булды. Шулай итеп, төбәктә ковид корбаннары саны 455гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз 127 кешегә куелган. 105 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: dw.com/ru