Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 35857гә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция расланганнар исемлегенә янә 94 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 160 кеше дәвалана. Аларның 21е - авыр хәлдә, 2 кеше үпкәгә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1876 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 126 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы Башкортстанда ковидтан савыгучылар саны — 33358.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә 2 якташыбыз ковид корбаны булды. Шулай итеп, төбәктә ковид корбаннары саны 463кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз 135 кешегә куелган. 112 кеше пневмониядән савыккан.
Шулай ук, республикада гражданнарны вакциналау дәвам итә. Башкортстанга COVID-19дан барлыгы 338 234 доза вакцина кайткан.
Әлеге вакытта бер компонент белән 273 935 кеше вакциналанган, ә 180 461 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы