Башкортстан табиблары Русия дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән яңа коронавирус инфекциясе (covid-19) белән көрәшкә зур өлеш керткән, профессиональ бурычны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге өчен II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының медале белән бүләкләнделәр:
- Фәгыйлә Шамил кызы Бурхацкая, Уфа шәһәре 5нче клиник дәваханәсенең өлкән шәфкать туташы;
- Дамир Расфар улы Даньялов, Чишмә үзәк район дәваханәсе табибы;
- Андрей Петрович Комаров, Уфа шәһәренең Дим районы шәһәр клиник дәваханәсе табибы;
- Гөлвирә Гәрәй кызы Хәбибуллина, Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе шәфкать туташы;
- Мозаффар Ибраһим улы Худойбирдиев, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе табибы.
Лука Крымский медале белән бүләкләнделәр:
- Татьяна Алексеевна Кучина, Уфа шәһәре 13нче дәваханәсенең бүлек мөдире;
- Наталья Александровна Родионова, Уфа шәһәренең Дим районы клиник дәваханәсенең өлкән шәфкать туташы;
- Людмила Викторовна Солонина, Башкортстан буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең баш белгече.
"Русия Федерациясенең атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде:
- Рәсил Расих улы Морадымовка, Стәрлетамак 1нче шәһәр клиник дәваханәсенең бүлек мөдире;
- Резеда Риф кызы Мусинага, Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең балалар поликлиникасы табибы;
- Людмила Юрьевна Семавинага, Уфа Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасары.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы