+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

23 кеше авыр хәлдә

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда авырулар саны 92 пациентка арткан.

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда авырулар саны 92 пациентка арткан.

Башкортстанның оператив штабы бүген, 7 майда, республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.

Пандемия башланганнан хәзерге вакыткача республикада барлыгы 36 042 авыру кеше теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авырулар саны 92 пациентка арткан. Әлеге вакытта стационарда 187 кеше дәвалана, аларның 23е - бик авыр хәлдә, 3се — ИВЛда. 1 820 кеше амбулатор дәвалана.
Шунысы сөенечле, соңгы тәүлектә бу авырудан һәлак булучылар юк. Республикада барлыгы 464 пациентның гомере өзелгән. 33 571 кеше савыккан, 108е – соңгы тәүлек эчендә.

Белгечләр һәркемнең сәламәтлеге үз кулларында булуын да искә төшерә.

Республикага бүгенге көнгә COVID-19дан барлыгы 367 834 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 284 494 кеше (77,3 процент) вакциналанган, әлеге чараны 192 692 кеше тулысынча (1+2 компонент) төгәлләгән.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас