+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Коронавирус чигенергә уйламый

Башкортстанның оператив штабы 9 майда республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.

Башкортстанның оператив штабы 9 майда республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.
Пандемия башланганнан хәзерге вакыткача республикада барлыгы 36 227 авыру кеше теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авырулар саны 91 пациентка арткан. Әлеге вакытта стационарда 161 кеше дәвалана, аларның 16сы - авыр хәлдә, 2се — ИВЛда. 1 804 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә бу авырудан 4 кеше вафат булган. Республикада барлыгы 472 пациентның гомере өзелгән. 33 790 кеше савыккан, 107се – соңгы тәүлек эчендә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас