+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Covid-19 янә ике кешенең гомерен өзде...

Башкортстанның оператив штабы бүген, 10 майда, республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.

Башкортстанның оператив штабы бүген, 10 майда, республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча соңгы мәгълүматларны хәбәр итте.

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 36316 авыру кеше теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авырулар саны 89 пациентка арткан.

Коронавирустан республикада барлыгы 33884 кеше савыккан, 94е – соңгы тәүлек эчендә.

Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә ике якташыбыз үлгән. Республикада барлыгы 464 пациентның гомере өзелде.

Республикага бүгенге көнгә COVID-19дан барлыгы 367 834 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 291 228 кеше вакциналанган, әлеге чараны 200 179 кеше тулысынча (1+2 компонент) төгәлләгән.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас