+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Китәр көннәреңне якынайт, ковид...

Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан гомер өзелү очраклары теркәлмәгән.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан гомер өзелү очраклары теркәлмәгән.
Барлыгы ковид 474 якташыбызның гомерен өзде.
Әйткәндәй, республикада инфекция йоктыручылар саны 36407гә җитте. Аларның 91е соңгы 24 сәгатьтә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 157 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 13е авыр хәлдә, 2 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1765 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 96 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 33 980.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 121 кешегә куелган. 99 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада коронавирус инфекциясенә өч миллионга якын лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас