Быел Башкортстанда 17 яңа шәхси стоматология оешмасы эшчәнлек башкаруга лицензия алды.
2021 елда стоматология профиленең барлык төрләре буенча 39 оешма яңа лицензия алды, шуларның 10ы — дәүләт, 29ы шәхси стоматология оешмалары. Арадагы 17 яңа оешма эшчәнлегенә лицензия беренче тапкыр бирелгән, ягъни стоматология ярдәменең башка төре буенча өстәмә лицензиягә яңадан рәсмиләштерелмәгән.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова болай дип ассызыклады: "Республиканың ерак районнарында медицина ярдәме алу өчен шартлар тудыру – мөһим бурыч. Нәкъ менә шуңа бәйле рәвештә төбәктә бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру һәм медицина оешмаларын лицензияләү вакытларын кыскарту буенча актив эш алып барыла. Яңа стоматология оешмалары ачылу безнең халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең һәркем өчен мөмкинлеген һәм сыйфатын арттырыр дип ышанабыз».
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51484
Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51484