+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ковид тагын өч корбанын алды

13 майга Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 36 588гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 91 кеше өстәлде.

13 майга Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 36 588гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 91 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 141 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 11е – авыр хәлдә, икесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1768 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 112 якташыбыз ковидтан савыккан. Барлык савыгучылар саны — 34198.
Кызганычка каршы, төбәктә ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Тагын өч якташыбызның дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, Башкортстанда ковид корбаннары саны 481гә җитте.
Соңгы тәүлектә пневмония диагнозы 132 кешегә куелган, 115 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанга COVID-19га каршы 367 834 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 301 734 кеше вакциналанган, 213 442 кеше аның икесен дә алган..
Фото: "Башинформ".
Читайте нас