+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Корбаннар саны 483кә җитте

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 36677гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә тагын 89 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 36677гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә тагын 89 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 138 кеше дәвалана. Аларның 11е авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1740 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 118 кеше ковидтан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны — 34316.
Кызганычка каршы, тагын ике якташыбызның ковидтан вафат булуы билгеле булды. Шулай итеп, коронавирустан үлүчеләр саны республикада 483кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 103 кешегә куелган.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 2 985 308 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: ivday.ru
Читайте нас