+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

200 меңнән артык якташыбыз вакциналанган

Ә сез коронавируска каршы прививка ясаттыгызмы?

Ә сез коронавируска каршы прививка ясаттыгызмы?
Төбәк 367 834 доза вакцина алган. 11 майга булган мәгълүматларга караганда, республи­каның 292 852 кешесе беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонент белән 201 783 кеше вакциналанган. Бу хакта республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша язылып, теркәлү яисә яшәү урыны буенча поликлиникаларда урнашкан 155 вакциналау пунктында, шулай ук Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында һәм Уфадагы “Мега”, “Планета”, “Башкирия”, Стәр­летамактагы “СитиМолл” сәүдә үзәкләрендә вакциналанырга мөмкин. Моннан тыш, прививканы “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында сәламәтлек поездларында ясатырга була, алар 19 апрельдән ерак торак пунктларга алты маршрут буенча чыгып китте.
Башкортстанда табиблар COVID-19га 3 миллионнан артык тест үткәргән. Республикада 1523 йогышлы авыру койкасы гамәлдә. Ирекле койка фонды 37 процент тәшкил итә.
1 майдан 10 майга кадәр Республика ситуацион үзәге белгечләре халыкның 3 123 мөрәҗәгатен эшкәрткән. Ә 2020 елның 16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар элемтәгә 77 825 мөрәҗәгать килгән. Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева белдерүенчә, күпчелек шалтыратулар тест нәтиҗәләрен ачыклау, коронавирустан вакцина ясатуга язылу, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру белән бәйле.
Читайте нас