Беренче тапкыр Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне 1983 елда Американың Сан-Франциско шәһәрендә билгеләп үтелә. Берничә елдан бу авыруга каршы хәрәкәт символы барлыкка килә — киемгә беркетелгән кызыл тасма. Аны 1991 елда рәссам Фрэнк Мур уйлап тапкан. Хәзер Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көнендә бу акция активистлары һәм проблемага битараф булмаган кешеләр киемнәренә кызыл тасмалар беркетә.
ВИЧ-инфекция — кеше иммунодефициты вирусы тудыра торган авыру. ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, вакыт узу белән аның башка авыруларга һәм инфекцияләргә каршы тору мөмкинлеген юкка чыгара. СПИД — ВИЧ-инфекция үсешенең соңгы стадиясе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе статистикасыннан күренүенчә, планетада иммунодефицит вирусы йоктырган 37 миллион кеше яши, һәм көн саен бу сан 14-15 меңгә арта. ВИЧ-инфекциялеләрнең күпчелеге — 30 яшькә кадәр кешеләр. Соңгы 25 ел эчендә СПИДтан 25 миллионга якын кеше үлгән.
СПИД белән авыручыларның өчтән икесе диярлек Африкада яши. Кайбер галимнәр фикеренчә, “кара континентта” һәр өченче өлкән кеше ВИЧ инфекцияле. Халкының 90 проценттан артыгы вирус белән зарарланган илләр бар. Табиблар фикеренчә, СПИД беренче тапкыр Африкада килеп чыккан. СПИД турында беренче искәртүләр 1980 елларда барлыкка килә һәм тиздән бу авыруны “XX гасыр чумасы” дип атый башлыйлар.
Майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда кешеләр СПИДтан вафат булган туганнарын, якыннарын, танышларын искә ала. Хәрәкәт активистлары ВИЧ таралуга каршы лекцияләр һәм башка чаралар үткәрә. Шулай ук хәйрия акцияләре дә үткәрелә.
Инфекция йоктырмауның бердәнбер юлы – саклану.
ВИЧ-инфекция – җитди авыру. Аны кеше иммунодефициты вирусы китереп чыгара. Иммунодефицит – организмның төрле инфекцияләргә каршы тора алмаган халәте. ВИЧ бары тик кеше организмында гына яши һәм үрчи. СПИД – алынган иммунодефицит синдромы. СПИД стадиясендә организм ВИЧ-инфекция фонында үсешкән авыруларны берничек тә җиңә алмый, кеше үлә.
Кызганычка каршы, организмда ВИЧны тулысынча юк итүче дару әлегә уйлап табылмаган. Авырудан саклануның бердәнбер юлы – аны йоктырмау һәм профилактика чараларын үтәү. Моның өчен иң башта инфекциянең йогу юлларын белергә кирәк. Алар берничә:
Сексуаль контакт. Әгәр партнерда җенси юл белән бирелүче инфекцияләр булса, ВИЧ йоктыру куркынычы тагын да арта. Хәтта презерватив та йөз процентлы саклану чарасы була алмый.
Кан аша. Вирус организмга зарарланган кан аша йогарга мөмкин. Бик еш кына уртак шприцлар, энәләр кулланганда, татуировка, пирсинг ясаганда, вирус белән зарарланган кан тиредәге ярага эләккән очракта, вируска тикшерелмәгән кан күчергәндә. Гап-гади шәхси гигиена таләпләрен генә үтәгәндә дә (теш щеткасы, кырыну һәм маникюр җиһазларының индивидуаль булуы мотлак) көнкүрештә ВИЧ йоктыруны урап узарга мөмкин.
Анадан балага. Авыру инфекция йөртүче анадан йөкле вакытта, бала тапканда һәм имезгәндә йогарга мөмкин. Бүген ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның сәламәт бала таба алу мөмкинлеге зур. Моның өчен авырлы чакта һәм бала тудырганнан соң тиешле профилактик дәва алырга һәм баланы имезмәскә, ә махсус катнашмалар белән тукландырырга кирәк.
Иммунодефицит вирусы кешенең барлык биологик сыекчаларында булырга мөмкин, ләкин аларның бары тик өчесендә генә авыруны йоктырырлык концентрациядә: кан, ана сөте, ирләрнең һәм хатын-кызларның сыекчалары (җенси юл аша).
Күпләр авыру йөрткән кеше белән хәтта аралашырга да курка. Бу дөрес түгел. Белгечләр билгеләвенчә, иммунодефицит вирусы бары тик кеше организмында гына яши ала, тышкы мохиттә ул шунда ук үлә. Шуңа күрә ВИЧны берничек тә бассейнда, спорт белән шөгыльләнгәндә, черки тешләве аша йоктырырга мөмкин түгел. Авыру кешенең тире, төкреге, күз яше һәм башка биологик сыекчалар (югарыда телгә алынганнардан башка) куркыныч тудырмый.
Табиблар шуны да ассызыклый: ВИЧ-инфекция – СПИД стадиясенә күчермичә, контрольдә тотарга мөмкин булган йогышлы хроник авыру. Бу җитди диагноз, ләкин хөкем карары түгел. Тиешле дәвалау алганда, пациентларның гомер озынлыгы, статистика буенча, уртача гомер озынлыгыннан аерылмый диярлек. Русия Федерациясе кешеләре өчен ВИЧ-инфекциядән медицина ярдәме бушлай.
ВИЧ-инфекция ачыкланган кешегә иң беренче чиратта нишләргә? Белгечләр мондый киңәш бирә: кичекмәстән СПИД белән көрәш һәм профилактика үзәгенә яисә теркәлү урыны буенча йогышлы авырулар кабинетына мөрәҗәгать итәргә һәм исәпкә басарга кирәк. Паникага бирелергә ярамый. Мотлак рәвештә яңадан тест үтеп карарга кирәк. Кайвакыт нәтиҗә ялгыш булырга да мөмкин. Ләкин ике тапкыр үткән тестның ялгыш нәтиҗә бирүе мөмкин түгел. Иң мөһиме, шунда ук тиешле белгечкә мөрәҗәгать итү зарур. Ул сезнең барлык сорауларыгызга да җавап бирер. Махсус диета, иммунитетны нормада тотучы препаратлар кирәк булачак. Әйткәндәй, тикшеренү, дәвалану бушлай. Дәвалану никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшырак. Әлбәттә, мондый авыру ачыклану турындагы яңалыкны кабул итү җиңел түгел. Шуңа күрә психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Ул бу хәлне кабул итәргә, аңларга һәм проблемадан чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Табиблар билгеләвенчә, үз-үзеңә бикләнергә кирәкми, кешеләр белән аралашып, элеккечә яшәргә тырышырга кирәк. Ләкин бәйләнешкә кергәндә башка кешенең сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплы булуны онытмау зарур. Бары тик презервативны дөрес кулланган очракта гына вирус йогудан сакланырга мөмкинлеген ассызыклый белгечләр. Партнердан авыруны яшерергә ярамый. Организмдагы һәр үзгәрешне табибка әйтеп торырга кирәк.
Махсус препаратлар кулланмаганда, ВИЧ йоктырган кеше ун елдан артык яши алмый. Шулай да һәр очрак индивидуаль. Тормыш рәвеше, иммунитет ныклыгы, дөрес туклану мөһим. Бүген вирус белән көрәшү өчен препаратлар күп, алар бушлай бирелә. Шуңа табибка вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Бары тик сәламәтлегенә игътибарлы булганда һәм дөрес дәвалау алганда гына кеше гомерен сыйфатлы итә һәм озынайта ала.