+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ковид корбаннары һаман арта...

Башкортстанда янә өч кеше коронавирустан вафат булды.

Башкортстанда янә өч кеше коронавирустан вафат булды.
Шулай итеп, республикада каһәрле инфекция өзгән гомерләр саны 488гә җитте.
Соңгы 24 сәгатьтә тагын 92 якташыбызда коронвирус теркәлде. Әле төбәк дәваханәләрендә 132 пацент ковидтан дәвалана. Аларның 17се авыр хәлдә, өч кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1718 кеше амбулатор дәвалана.
Барлыгы пандемия башыннан 36860 кешенең ковид белән чирләгәнлеге расланды. 34522 кеше инфекцияне җиңде. Соңгы тәүлектә 105 якташыбыз савыккан.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 134 кешегә куелган, 101 кеше аннан савыккан.
Фото: ru.baku.ws
Читайте нас