Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тагын бер тапкыр вакциналауга бәйле хәл турында белдерде.
Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә халыкны коронавирустан прививкаларга чакыру – муниципалитет башлыкларының төп бурычы.
Радий Хәбиров, 24 майда прививка ясаткан гражданнар турында отчет әзер булачагын, нинди дә булса территорияләрдә хәл канәгатьләнерлек булмаса, ул бу бурычны тормышка ашыруга үзе керешәчәк, дип билгеләп үтте.
"Миңа моның белән шөгыльләнергә туры килер, күрәсең. Мин коллегаларымның активлашуын теләр идем. Муниципалитетлар башлыклары, мин сезгә кабатлап әйтәм: бу хәзер сезнең төп бурычыгыз. Вакциналауга җәлеп итү мәсьәләсе - интеллектуаль процесс. Зинһар, кешеләрне инандыру юлын табыгыз. Безнең Русия вакциналарына каршы алып барылган һөҗүм, әлбәттә, кешеләргә билгеле бер тискәре йогынты ясый. Без мисалларда инандырырга тиеш", - диде ул.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, якын арада республикага Чумаков исемендәге үзәкнең яңа вакцинасы кайтачак – ул чакта Башкортстанда өч төр прививка белән эшләү тәҗрибәсе барлыкка киләчәк.
фото: горобзор