Төбәк 367834 доза вакцина алган. 17 майга күрсәткечләр буенча, беренче компонент белән 310496 кеше вакциналанган. Икенче компонентны 224864 якташыбыз ясаткан. Бу хакта республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә республика вице-премьеры —сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
14 майдан коронавирустан вакциналанучылар арасында конкурс старт алды. Анда катнашыр өчен вакциналау пунктларының берсендә прививка ясатырга һәм уникаль QR-кодлы флаер алып, аны “Здоровая Уфа” сайтында теркәргә кирәк. 23 июньдә “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, шул исәптән Уфада бер бүлмәле фатир һәм соңгы модельле 10 смартфон. Акция 20 июньгә кадәр дәвам итә.
Радий Хәбиров муниципалитетларга вакциналау темпларын үстерергә кушты һәм моның әле иң мөһим мәсьәлә булуын ассызыклады.