Бүген төбәктә коронавирус инфекциясе буенча хәлгә багышланган брифингта күп актуаль мәсьәләләр күтәрелде, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирелде.
Әле республикада аномаль эссе һава торышы саклану сәбәпле, кайберәүләр ковидтан прививка ясатуны кичектерергә карар кылган.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, һава торышы вакциналануга йогынты ясамый. Вакцинаны иртән генә эретәләр, ә барлык вакциналау пунктлары кондиционерлар белән җиһазландырылган.
Республикага 384034 доза вакцина кайтарылган. 18 май иртәсенә беренче компонент белән 315500 кеше вакциналанган, ике компонентны да 234587 кеше ясаткан.
Брифингта талпаннар активлашуы турында да сүз булды. Талпан кадалуның 3 меңгә якын очрагы теркәлгән дә инде. Тикшерүләр күрсәтүенчә, нигездә, талпаннар боррелий авыруы белән зарарланган, бу исә кешедә Лайм авыруы барлыкка китерә. Үткән елдагы белән чагыштырганда, зарарлану очраклары 18 процентка арткан.
“Роспотребнадзор” белгечләре билгеләвенчә, талпанны ике инфекциягә берьюлы тикшерергә кирәк — талпан энцефалиты һәм боррелиоз. Бу инфекцияләр безнең төбәк өчен актуаль.
Талпан кадалуны һәм авыруны профилактика чараларын кулланып кисәтеп була. Нәтиҗәле саклану чарасы — вакциналану. Аны кыш көне яисә иртә язда эшләргә кирәк. Табигатькә чыкканда ябык киемнәр кияргә, үзеңне тикшерергә кирәк. Балаларны яхшылап тикшерү мөһим.
Талпаннарны тикшерү лабораторияләре адреслары “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе сайтында урнашкан. Зарарлану ачыкланган очракта кешегә тиз арада авыруны кисәтү чаралары үткәрәләр. Талпанның боррелиоз белән зарарлы булуы ачыкланса, кисәтү чаралары юк. Бу очракта табибка мөрәҗәгать итәргә һәм антибиотиклар терапиясе алырга кирәк. Моны эшләмәсәң, авыру 90 процент очракта инвалидлыкка китерә.
Авыруның беренче билгеләре —38-39 градуска кадәр тән температурасы күтәрелү, бизгәк тоту, көчле баш авырту, мускуллар авырту.
Брифингта сальмонеллез авыруын кисәтү чаралары турында да сөйләделәр. Моның өчен йомыркаларны кулланыр алдыннан яхшылап юарга кирәк. Сатып алынган йомыркаларны савытында, суыткычта саклау хәерле. Йомырканы кимендә ун минут пешерергә кирәк.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы