+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кайчан чигенерсең, ковид?

Башкортатнда коронавирус йоктыручылар 37129га җитте.

Башкортатнда коронавирус йоктыручылар 37129га җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә тагын 90 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 150 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 23е - авыр хәлдә, бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 16662 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 95 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 34821.
Кызганычка каршы, янә өч якташыбызның дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы республикада ковид корбаннары 496га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 118 кешегә куелган. 116 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә өч миллионнан артык лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: mirror.tass.ru
Читайте нас