Сибайда күчмә мобиль бригадалар оештырылган, алар район оешмаларыннан һәм предприятиеләреннән килә торган гаризалар буенча халык янына чыгалар.
Бүген вакциналауның күчмә пункты Сибайның күппрофильле һөнәри колледжында эшләде. 23 хезмәткәр прививка ясатты.
— Без халыкның һәм предприятие җитәкчеләренең актив гражданлык позициясенә шатбыз. Чөнки теләсә кайсы эштә вирус белән очрашырга һәм авырырга мөмкин. Моңа юл куярга ярамый, чөнки күпләр өчен авырып яту мөмкин түгел, бигрәк тә эш кызган вакытта, әйтик, имтиханнарга һәм чыгарылышларга әзерләнүче колледж хезмәткәрләрендә, — дип билгели Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең баш табибы Радик Надыргулов.
Бүгенге көндә Сибай районында 4219 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, аларның 1726сы 60 яшьтән өлкәннәр.