Бүген республикада коронавирустан вафат булучылар саны 499га җитте. Соңгы тәүлектә янә өч кеше куркыныч инфекция корбаны булды.
Соңгы 24 сәгатьтә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 89 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, республикада ковид булуы расланган кешеләр саны 37318гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 145 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 24е авыр хәлдә, бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1635 кеше амбулатор дәвалана. 34939 кеше ковидтан савыккан. Соңгы тәүлектә 118 якташыбыз ковидны җиңгән.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 108 кешегә куелган.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы өч миллионнан артык лаборатор тикшеренү үткәрелгән.