Коронавирус инфекциясе котырынган Һиндстанда бүген тагын бер афәт тамыр җәя башлаган: ул да булса - "кара күгәрек" ("черная плесень") авыруы. Безнең илдә дә аның берничә очрагы теркәлгән. Адәм баласының күзләрен, сулыш алу системасын эштән чыгарып, үлемгә китерүче бу чир Русиягә дә яныймы, бу хакта белгечләр ни сөйли?
"Кара күгәрек" чире, нигездә, COVID-19 йоктырган кешеләргә яный, ди табиблар. Мукормикоз, ягъни "кара күгәрек" авыруын Mucorales гөмбәчекләре китереп чыгара. Сәламәт кешенең организмы аларга бирешми, иммунитеты гөмбәчекләргә каршы тора. Әмма ковидны авыр формада үткәрүчеләр мукормикозлы мохиткә эләксә, бу уңайдан хәвефләнергә урын бар.
Мукормикоз шикәр чире, гематологик онкоавырулар өчен аеруча куркыныч.
Русиядә мукормикоз таралмас дип ныклы ышаныч белән әйтеп булмый, ди табиблар. Көнбатыш илләрендә дә "кара күгәрек" йогу очраклары теркәлгән, чөнки ковидны дәваланганда стероидлар, иммуносупрессантлар һәм үпкәләрне механик рәвештә җилләтү кулланыла, ә болар мукормикозга юл ача.
Әмма әлегә илебезгә тагын бер эпидемия ябырылырга мөмкин дип чаң кагу дөрес түгел. Мукормикоз кешедән кешегә йокмый.
Фото: gazeta.ru