Иртәгә башкаланың В. Ленин паркында "Халык сәламәтлеге көне" шәһәр бәйрәме була.
Биредә һәркем үз сәламәтлеген тикшерә һәм белгеч консультациясен алачак. Парк территориясе берничә мәйданчыкка бүленәчәк.
«Осталар шәһәре» мәйданчыгында йомшак уенчыклар ясау, тегү һәм аксессуарлар ясау буенча осталык дәресләре узачак.
Осталар ярминкәсендә кулдан эшләнгән файдалы тәм-томнар, дизайнерлардан кием-салым, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, аксессуарлар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин булачак.
Медицина профилактикасы үзәге сәламәт туклану принциплары турында сөйләячәк һәм «Үз гадәтең белән сәламәт яшәү рәвеше булдыр» акциясе кысаларында профилактик юнәлештәге брошюралар таратачак.
Сәламәтлек фонтаны янында Уфа поликлиникалары, психотерапевтик үзәк, табиблык-физкультура диспансерын, СПИД, шулай ук республика Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәкләренең, «Спасение» страховка медицина оешмасының алачыклары эшләячәк. Биредә табиблардан бушлай консультация алырга, кан тамырлары торышын, күз эчендәге кан басымын һәм күзнең үткенлеген ачыкларга мөмкин булачак.
«Сәламәт туклану фонтаны» янына килүчеләр Уфа җитештерүчеләренең сәламәт һәм дөрес туклану продуктларын арзан бәяләрдән сатып алачаклар.
Бәйрәм кысаларында спорт секцияләренең һәм иҗади коллективларың чыгышлары оештырылачак. Шулай ук, барлык теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, Республика кардиоүзәге белгечләре белән киңәшләшә һәм Республика кан җибәрү станциясе модулендә кан бирә алачак.
Сәламәтлек үзәкләре һәм Республика кан җибәрү станциясе 12.00 сәгатьтән эшли башлаячак. Концерт программасы 14.00 сәгатьтә башлана.
Фото: "Башинформ"