+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Инфекция җиңелергә тиеш!

Төбәк 367834 доза вакцина алган.

Төбәк 367834 доза вакцина алган. 17 майга күрсәткечләр буенча, беренче компонент белән 310496 кеше вакциналанган. Икенче компонентны 224864 якташыбыз ясаткан. Бу хакта республика Башлыгы үткәргән оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
14 майдан коронавирустан вакциналанучылар арасында конкурс старт алды. Анда катнашыр өчен вакциналау пунктларының берсендә прививка ясатырга һәм уникаль QR-кодлы флаер алып, аны “Здоровая Уфа” сайтында теркәргә кирәк. 23 июньдә “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, шул исәптән Уфада бер бүлмәле фатир һәм соңгы модельле 10 смартфон. Акция 20 июньгә кадәр дәвам итә.
Радий Хәбиров муниципалитетларга вакциналау темпларын арттырырга кушты һәм моның әле иң мөһим мәсьәлә булуын ассызыклады.
Русия Президенты Владимир Путин тиздән ковидтан дүртенче вакцинаның әйләнешкә чыгачагы турында белдерде. Ил башлыгы нәтиҗәле вакциналарның тиз әзерләнүен һәм вакциналауның темплары тизәюен билгеләде. Путин сүзләренчә, Русия коронавирус белән көрәштә чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүгә уңай мөнәсәбәттә.
Әле безнең илдә ковидтан вакциналану ирекле. Ләкин ул кайвакыт дәүләт мәнфәгатьләрендә, халыкны яклау һәм саклау өчен “гомум мотлак характер” алырга мөмкин. Бу хакта Петербургтагы халыкара юридик онлайн-форумда Русия Иминлек советы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев белдерде.
Төбәктә коронавирус инфекциясе буенча хәлгә багышланган брифингта күп актуаль мәсьәләләр күтәрелде, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирелде.
Әле республикада аномаль эссе һава торышы саклану сәбәпле, кайберәүләр ковидтан прививка ясатуны кичектерергә карар кылган.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова әйтүенчә, һава торышы вакциналануга йогынты ясамый. Вакцинаны иртән генә эретәләр, ә барлык вакциналау пунктлары кондиционерлар белән җиһазландырылган.
Республикага 384034 доза вакцина кайтарылган. 18 май иртәсенә беренче компонент белән 315500 кеше вакциналанган, ике компонентны да 234587 кеше ясаткан.
Брифингта талпаннар активлашуы турында да сүз булды. Талпан кадалуның 3 меңгә якын очрагы теркәлгән дә инде. Тикшерүләр күрсәтүенчә, нигездә, талпаннар боррелий авыруы белән зарарланган, бу исә кешедә Лайм авыруы барлыкка китерә. Үткән елдагы белән чагыштырганда, зарарлану очраклары 18 процентка арткан.
“Роспотребнадзор” белгечләре билгелә­венчә, талпанны ике инфекциягә берьюлы тикшерергә кирәк — талпан энцефалиты һәм боррелиоз. Бу инфекцияләр безнең төбәк өчен актуаль.
Талпан кадалуны һәм авыруны профилактика чараларын кулланып кисәтеп була. Нәтиҗәле саклану чарасы — вакциналану. Аны кыш көне яисә иртә язда эшләргә кирәк. Табигатькә чыкканда ябык киемнәр кияргә, үзеңне тикшерергә кирәк. Балаларны яхшылап тикшерү мөһим.
Талпаннарны тикшерү лабораторияләре адреслары “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе сайтында урнашкан. Зарарлану ачыкланган очракта кешегә тиз арада авыруны кисәтү чаралары үткәрәләр. Тал­пан­ның боррелиоз белән зарарлануы ачыкланса, кисәтү чаралары юк. Бу очракта табибка мөрәҗәгать итәргә һәм антибиотиклар терапиясе алырга кирәк. Моны эшләмәсәң, авыру 90 процент очракта инвалидлыкка китерә.
Авыруның беренче билгеләре — тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтә­релүе, бизгәк тоту, көчле баш авырту, мускуллар авырту.
Брифингта сальмонеллез авыруын кисәтү чаралары турында да сөйләделәр. Моның өчен йомыркаларны кулланыр алдыннан яхшылап юарга кирәк. Сатып алынган йомыркаларны савытында, суыткычта саклау хәерле. Йомырканы кимендә ун минут пешерергә кирәк.
Сибай шәһәр дәваханәсе хезмәт­кәрләре яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары кысаларында Covid-19дан вакциналануны дәвам итә.
Сибайда күчмә мобиль бригадалар оештырылган, алар район оешмаларыннан һәм предприятиеләреннән килә торган гаризалар буенча халык янына чыга.
Вакциналауның күчмә пункты Сибайның күппрофильле һөнәри колледжында да эшләде. 23 хезмәткәр прививка ясатты.
— Без халыкның һәм предприятие җитәкчеләренең актив гражданлык позициясенә шатбыз. Чөнки теләсә кайсы эштә вирус белән очрашырга һәм авырырга мөмкин. Моңа юл куярга ярамый, чөнки күпләр өчен авырып яту мөмкин түгел, бигрәк тә эш кызган вакытта, әйтик, имтиханнарга һәм чыгарылышларга әзерләнүче колледж хезмәткәрләрендә, — дип билгели Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең баш табибы Радик Нәдергулов.
Бүгенге көндә Сибай районында 4219 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, аларның 1726сы — 60 яшьтән өлкәннәр.
Нефтекамада халыкны коронавирус инфекциясеннән вакциналау киң колач белән бара. Шәһәрнең күп предприятие һәм оешмалары барлык коллектив белән вакциналанырга теләүләре хакында белдерде. Шуңа Нефтекама шәһәр дәваханәсендә даими нигездә мобиль прививкалау бригадалары эшли. Алар алдан килешенгән график буенча коллективларга чыга.
Ялларсыз, көн саен “Урал” сәүдә үзәгендә мобиль вакциналау пункты эшли. Өлкән яшьтәгеләр, мөмкинлекләре чикле кешеләр янына мобиль бригадалар чыга.
Хәтта ихаталарда вакциналау да оештырылган. Мобиль сәламәтлек үзәге эш көннәрендә 18-20 сәгатьләрдә торак комплекслары кешеләре өчен ишекләрен ача. Бу эш форматы күпләр өчен бик уңайлы.
Читайте нас