Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 37307гә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 89 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 142 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 23е авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1602 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 121 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы республикабызда ковидтан савыгучылар саны 35060ка җитте.
Кызганычка каршы, төбәктә каһәрле инфекциядән гомерләр өзелү дәвам итә. Тагын дүрт якташыбызның коронавирустан савыга алмыйча вафат булуы билгеле булды. Республикада ковид корбаннары 503кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз янә 127 кешегә куелган. 112 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә өч миллионнан артык тикшеренү үткәрелгән.