Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 37395гә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 88 кеше өстәлде. Әле республика дәваханәләрендә 142 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 24е авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1566 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 120 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы республикабызда ковидтан савыгучылар саны 35180ка җитте.
Кызганычка каршы, төбәктә каһәрле инфекциядән гомерләр өзелү дәвам итә. Тагын дүрт якташыбызның коронавирустан савыга алмыйча вафат булуы билгеле булды. Республикада ковид корбаннары 507гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз янә 125 кешегә куелган, 116 кеше аннан савыккан.
Фото: rostov.rbc.ru