Уфада туып-үскән егет "КовиВак" вакцинасы җитештерүне арттырырга әзер булуын белдерде.
Чумаков исемендәге үзәк директоры, Уфа егете Айдар Ишмөхәммәтов «КовиВак» вакцинасын җитештерү куәтен арттыру планнары турында белдерде. Бу хакта Новосибирскида «Яңа белем» марафоны кысаларында узган «Русия вакциналары – ковидны җиңү " дигән дискуссия барышында билгеле булды.
Дискуссиядә шулай ук «Спутник V» вакцинасын уйлап табучы,
Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Денис Логунов, «Вектор» Вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге генеральный директоры Ринат Мәкъсүтов, И. М. Сеченов исемендәге Беренче МДМУның Трансляцион медицина һәм биотехнология институты директоры Вадим Тарасов катнаштылар.
Үзәк директоры сүзләренә караганда,«КовиВак» вакцинасы үзенчәлекләренең берсе – «кире йогынтының булмавы». Вакцина өстендә эшләү барышында, бер яктан, вирус үзенең иммуноген үзлекләрен, икенче яктан - "ул гарантияле рәвештә үтерелергә тиеш" дигән бурычны хәл итә алдык.
«Яңа белем» онлайн-марафоны 20-22 майда сигез шәһәрдә уза.
Трансляцияне сайтта күзәтеп торырга мөмкин:http://marathon.znanierussia.ru/?utm_source=partner&utm_medium=post&utm_campaign=znanierussia
Фото: .rbc.ru