+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров: "Теш табибларына зур рәхмәт!"

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә үз фикерен еш яза. Чираттагысы - стоматология ярдәме турында.

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә үз фикерен еш яза. Чираттагысы - стоматология ярдәме турында.

"Хисабыны таблога". Мин моны шактый еш әйтәм. 2020 елның ноябрендә без, югары квалификацияле белгечләргә ярдәмне ерак районнардан балалар ала алсын өчен, мобиль стоматология комплексы сатып алдык.

Автопоезд авыллар буенча йөри. Шушы көннәрдә Уфаның 3нче балалар стоматология поликлиникасы медиклары безнең республикада бердәнбер Серафимовка балалар интернат-йортында булды. Тикшерүне 300 бала узды.

Мобиль комплекс инде Зилаер, Кыйгы, Тәтешле, Кушнаренко, Чакмагыш, Балакатай, Аскын, Туймазы районнарында һәм Сибайда эшләгән. 800 бала стоматология ярдәме алды. Июнь аенда белгечләр Федоровка районына барачак.

Авыруны алдан кисәтү өстендә эшлибез, профилактика дәвалау кебек үк мөһим. Безнең табибларга үз эшләрен яхшы оештырулары, балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт.

Барыгызга да сәламәтлек телим!" - дип язган Радий Хәбиров "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.

Фото: vk.com


Читайте нас