+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

24 якташыбыз авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 37574кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 89 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 37574кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 89 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 141 кеше дәвалана. Аларның 24е авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1559 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 95 кеше савыккан. Барлыгы 35 367 якташыбыз ковидны җиңгән.
Соңгы 24 сәгатьтә республикада коронавирустан вафат булу очраклары теркәлмәгән. Барлыгы инфекция 510 якташыбызның гомерен алып китте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 124 кешегә куелган, 90 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 036 193 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: csn-tv.ru
Читайте нас