Бүгеннән яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналануның мобиль пунктларында һәм поликлиникаларда “КовиВак” вакцинасы белән иммунлаштыру үтәргә була.
Бу вакцина Чумаков исемендәге Тикшеренүләр һәм иммунобиологик препаратлар җитештерү федераль фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән.
“КовиВак” үтерелгән SARS-CoV-2 тулы вирусына нигезләнгән, шул ук вакытта ул хәвефсез һәм кешедә антитәнчекләр барлыкка китерә.
Әле бу вакцина 18-60 яшьлекләр өчен генә кулланыла ала. Аны эшләтү кирәклеген табиб хәл итә. Ул ике тапкыр, 14 көн ара белән ясала.
Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга вакциналанырга ярамый. Якын арада Чумаков исемендәге үзәк 60 яшьтән өлкәннәр өчен “КовиВак” белән клиник тикшеренүләрнең өченче этабын үткәрүне планлаштыра.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы