Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 90 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 165 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 31е авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1552 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 98 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 35465.
Кызганычка каршы, коронавирустан гомерләр өзелү дә дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә ике якташыбызның куркыныч инфекциядән савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы республикада 512 кеше ковид корбаны булды.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз 125 кешегә куелган. 106 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 040 593 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.