+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Керфек ябыштырма, бәлагә тарыма!

Матурлык индустриясе ниләр генә тәкъдим итми хәзер! Гүзәл затлар, озак уйланып тормый, чибәрләнүнең яңа алымнарыннан файдаланырга ашыга. Керфек ябыштыру да модага кереп китте соңгы елларда. Тик менә моның күзләр өчен бик зыянлы булуы хакында белә идегезме? Белмәгән булсагыз, әлеге язма белән танышыгыз.

Табиб-офтальмолог, медицина фәннәре докторы Татьяна Шилова "Звезда" телеканалындагы тапшыруда ясалма керфекләр ябыштыруның сәламәтлеккә нинди зарар китереүе хакында уртаклашты.

Аларның күзләрдә төрле ялкынсынулар китереп чыгаруы ихтимал, ди табиб. Күзләрнең мөгез катлавыннан аларга инфекция керүе бик мөмкин. Шуның аркасында кешедә кератит (ялкынсыну авыруы) башлана, бу исә ахыр чиктә күзләрнең күрү сәләтенә зыян сала.

Әгәр дә ябыштырыла торган керфекләрнең күзләргә зарар китерми торганнары бар дип ышандырырга тырышсалар, бу ялган мәгълүмат, ди белгеч. Аларның барысы да зыянлы!

Керфекләр аппараты имгәнергә мөмкин, мондый очракта үз керфекләрегез коела башлаячак, ул гына да түгел, аларның үсү юнәлеше бозылып, күзгә табан үсәчәкләр, ә бу инде күз алмасын җәрәхәтләячәк.

Моннан тыш, үз керфекләрегезгә йөкләнеш арту сәбәпле дә (һәркайсына берничә ясалма керфек ябыштырыла), аларның фолликуллары җәрәхәтләнә, бу исә тора-бара бөтенләй керфексез калдыруы ихтимал.

Фото: ochkov.net
Читайте нас