+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Корбаннар саны – 516

27 майга Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 37842гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 88 кеше өстәлде.

27 майга Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 37842гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 88 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 161 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 26сы – авыр хәлдә. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1433 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 131 якташыбыз ковидтан савыккан. Барлык савыгучылар саны — 35733.
Кызганычка каршы, төбәктә ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Тагын бер якташыбызның дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, Башкортстанда ковид корбаннары саны 516га җитте.
Соңгы тәүлектә пневмония диагнозы 130 кешегә куелган, 104 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы – 2955025, бер тәүлектә – 6267 тикшеренү үткәрелгән. 5975 кеше тикшерелгән.
Фото: Башинформ.
Читайте нас